Шәфика Сабировна тумышы белән Башкортостанның Учалы районы Тунгатар авылыннан
Иске Эсләктә гомер кичерүче Шәфика Юлмөхәммәтовага Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды. Ветеранга медаль һәм район башлыгының бүләген район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев һәм Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхмәтов тапшырдылар.
Шәфика Сабировна тумышы белән Башкортостанның Учалы районы Тунгатар авылыннан. Гомере буе урманнарны кисеп-аудару эшен башкара. Кечкенәдән тырыш, булдыклы була ул.
2015 елда гаиләләре белән Иске Эсләк авылына килеп урнашканнар.
Нет комментариев