Иртәгә ТНВ каналыннан “Башваткыч“ны карарга онытмагыз
Яшәеш

Иртәгә ТНВ каналыннан “Башваткыч“ны карарга онытмагыз

Районыбыз китапханәчеләре “Башваткыч“та катнашып кайтканнар иде.

Анда район үзәк китапханәсеннән Чулпан Нурмөхәммәтова, Тәбәрледән Финисә Шәһәбиева, Иж-Бубыйдан Рафисә Мусина тапшыруда осталыкларын һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Тапшыруны иртәгә, якшәмбе, кичке сәгать 6да ТНВ каналыннан күрсәтәләр. Карамый калмагыз.

6+

 

 


Нет комментариев