Иртәгә “Манзара“ны карагыз: әгерҗелеләр – кунакта
Яшәеш

Иртәгә “Манзара“ны карагыз: әгерҗелеләр – кунакта

Районыбызда октябрь башында “Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы” конференциясе узачак.

Әлеге чара күренекле мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дөньясында бердәнбер казый хатын-кыз Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның тууына 150 ел тулуга багышлана.

Оештыручылар бүген ТНВ студиясендә кунакта булып кайтты. "МАНЗАРА" тапшыруын иртәгә, 25 сентябрьдә,  ТНВ телеканалында карый аласыз. “Манзара“ иртәнге сәгать 6да башлана.


Нет комментариев