Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан китү сәбәбен әйтте
Яшәеш

Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан китү сәбәбен әйтте

Аның яңа эш урыны билгеле түгел

Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан үз теләге белән киткән – Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми аңлатмасы шундый.

Ирек Шәрипов «Татар-информ» хәбәрчесенә эштән китүен яңа эш урынына күчү белән аңлата. Аның яңа эш урыны билгеле түгел.

«Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булганча, Татарстан Халыклар дуслыгы йортын кем җитәкләячәге дә хәл ителмәгән.

 


Нет комментариев