Казан башлыгы Илсур Метшин Россия мэрлары исемлегендә икенче урынны алган, Чаллы җитәкчесе Наил Мәһдиев – унбишенче.
"Рейтинг" үзәге Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән бергә илдәге эре шәһәр җитәкчеләренең эшчәнлеген бәяләгән.
Беренче урында – Төмән башлыгы Александр Моор. Беренче бишлеккә Ирек Ялалов (Уфа), Сергей Собянин (Мәскәү) һәм Иван Кононенко (Салехард) да эләккән. Исемлеккә барлыгы 88 каланың башлыгы кергән. Соңгы урыннарны Илья Середюк (Кемерово), Абусупьян Гасанов (Махачкала) һәм Евгений Коростелев (Биробиджан) алган.
Нет комментариев