Җиләк җыям чиләк-чиләк
Табигатьнең иң матур, иң бай, иң рәхәт вакыты
Җәйнең җиләкле чагы... Табигатьнең иң матур, иң бай, иң рәхәт вакыты... Райондашлар болыннардан, урман буйларыннан тәмле, сусыл каен җиләкләре җыйган фотосурәтләрен социаль челтәрләргә урнаштыралар. Кызыгырлык та, сокланырлык та…
– Җиләкне күпләп җыюыбызга 20 ел инде. Быел 10 июньдә җыя башладык. Җиләк сезоны бездә күршеләрне, туганнарны тагын да ныграк берләштерә. Кайберәүләр җиләккә качып кына, бер-берсенә әйтмичә генә йөрергә яратсалар, без, киресенчә, күбәү барабыз. Серләшә-гөрләшә җыябыз. Хәзер урманнарда аюлар да бар, диләр бит. Ялгызың йөрү куркыныч.
Чаллыда яшәүче күршебез Ләйлә Хуҗина җиләк сезонында Шаршадыга кайта. Әнисе Резидә апа белән бергәләп йөриләр. Ләйлә җиләкне бик тиз җыя, кулларына күз иярми. Ул, 9 сыйныфны тәмамлаган елны җиләк сатып, үзенә беренче Айфон телефоны алган булган.
Бер баруда 10-15 литр җиләк җыябыз. Ял көннәрендә иртәнге сәгать 6да чыгып китеп төшке ашка кайтабыз. Эш көннәрендә кичке якта барабыз. Җиләклекләр үзебезнең якларда да бар, күрше-тирә авылларның болынлыкларын да яхшы беләбез. Беркөнне Удмуртия ягына барган идек. Андагы җиләк... Нәкъ Тукайча "күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк".
Каен җиләге урынын үзгәртергә дә мөмкин. Узган ел Азево авылы тирәсендә бик күп җыйдык, быел анда җиләк юк диярлек. 30-40 чакрым юл узып кайткан көннәр дә була.
Каен җиләге тәмле дә, файдалы да. Аны шикәр комы белән болгатып туңдыргычка куям. Каенныкы бетүгә, җир җиләге пешә. Аны 25-30 литр җыйган көннәр дә күп була. Җир җиләге кыш көне дә тәмен үзгәртми. Мунчадан соң җиләк белән чәй эчү, әйтерсең, җәйгә алып кайта.
Иң мөһиме, иренмәскә генә кирәк. Йөргән аякка йон иярә дип бик дөрес әйткәннәр борынгылар.
Эльмира СУНДУКОВА, Шаршады авылы
– Мин кечкенәдән җиләк җыярга яратам. Каен җиләген дә, җирнекен дә тәгәритәгәри рәхәтләнеп җыям. Эссе кояш та, чебенкигәвен дә комачауламый, җиләге генә булсын.
Быел да каен җиләге пешүен көтеп алдым. Безнең Үтәгән тирәсендә каен җиләкле болыннар юк иде ди ярлек. Ә менә хәзер элеккеге колхоз басуларында каен җиләге хәйран күп. Тормыш иптәшем Ринат белән басу буйлап йөргәндә яңа урыннарга да килеп чыгабыз. Андый җирдә җиләге дә эре, шуңа күңел дә үсеп китә.
Быел да җиләккә бишалты барганбыздыр инде. Бер баруда дүртбиш кило тирәсе алып кайтабыз. Җиләкне ваклагыч ярдәмендә изәм дә шикәр комы белән болгатып туңдыргычка куям. Кура җиләге белән кушып пирогын да пешердем. Ий, тәмлелекләре... Ә иң рәхәте – хуш исле җиләк белән кызларымның гаиләләрен, бигрәк тә дүрт оныгымны сыйлау. Күбрәк шулар өчен йөрибез дә инде басуга.
Кояшлы урыннарда җир җиләгенең дә тулышып килүе күренә. Димәк, шушы көннәрдә җир җиләкле болыннарга юл алырбыз, аннан соң – урманга гөмбәгә. Бигрәк бай безнең табигатебез. Аллаһ саулыкны биреп, шул нигъмәтләргә кинәнеп яшәргә язсын барчабызга да.
Фәния ДӘҮЛӘТШИНА, Үтәгән авылы
– Минем өчен иң рәхәт ял ул – җиләктә. Чит илләр дә, диңгезләр дә кирәк түгел, урманкырлар, саф һава – иң яхшысы. Мәктәптә уку елы тәмамланганнан соң табигать кочагына чыгудан да, Ходай биргән нигъмәтләрне җыюдан да рәхәте юк. Быел җиләк сезонын Сабан туеннан соң ачып җибәрдем. Безнең тирәдә җиләклекләр сирәк. Шуңа күрә күрше Удмуртиягә йөрибез.
Иң беренче туганым белән Каракүл районына бардык. Ул вакытта 9 литр каен җиләге җыйдым. Икенче юлы күршем Алиса белән авылыбыздан ерак түгел урынга баргач җиләкнең күплеген күреп “телсез” калдым. 1,5 сәгатьтә 5 литрлы чиләкне тутырдым. Күңел түзми бит, өйгә кайтып ял иткәннән соң машинама утырып янә чыгып киттем. Тагын 5 литр
җыйдым. Каен җиләге бик тәмле. Аны изеп, шикәр комы белән болгатып туңдыргычка куям. Үзебезгә дә, якыннарыма да, туганнарыма да җитә. Җиләкне сатканым юк, үзебез өчен генә җыям. Әле каен җиләгенә тагын барырга уйлыйм. Аннан җир җиләге, көзгә таба гөмбәгә чират җитәчәк.
Ольга МАТВЕЕВА, Бима авылы
Белешмә: Каен җиләгенең бәясе: 1 литры – 1000 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев