Икеләтә бәхет: районда беренче игезәкләр туды
Яшәеш

Икеләтә бәхет: районда беренче игезәкләр туды

Гаиләдә 4 малай үсә

22 ноябрьдә Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә бу ел башыннан беренче игезәк тууы теркәлде. Теркәлү "Уллар көне" бәйрәменә туры килгән.

Якташыбыз Әхмәтҗанов Айнур һәм Анастасия хәзер дүрт малай әти-әнисе булды. Яңа туган ике бала исә - игезәкләр! Икеләтә сөенче!

ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлнара Гайфуллина тантаналы рәвештә котлап, гаиләгә нык сәламәтлек теләде һәм игезәкләр туу турында таныклык һәм “Татар милли кухнясы” китабы тапшырды.


Нет комментариев