Игътибар: Әгерҗедә Сабантуйга бүләк җыялар
Яшәеш

Игътибар: Әгерҗедә Сабантуйга бүләк җыялар

Урамнар түбәндәгечә бүленгән

Иң яратып, көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй алдыннан Әгерҗе урамнарында җигелгән атларга утырып, тирә-якны гармун моңарына күмеп килүчеләрне күрсәгез, гаҗәпләнмәгез – бүләк җыючылар булырлар алар.

Мәдәният хезмәкәрләреннән торган төркем Сабантуй бүләкләрен 8, 9 июньдә кичке сәгать 5тән соң җыярга планлаштыра. Ә урамнар түбәндәгечә бүленгән:

8 июнь
шәһәрнең аскы өлеше Ленин, Киров, Шаралапов, Таҗи Гыйззәт, Молодежная, Восточная, Муса Җәлил, Красная, Татарстан, Пугачев, Партизан урамнары.

шәһәрнең өске өлеше - Гагарин, Максим Горький, Чапаев, Островская, Димитров, Г. Камал, Чехов, Калинин урамнары.

9 июнь
шәһәрнең аскы өлеше - Азин, Кунгуров, Казанская, М.Амур, Вахитов, Толстой, Заводская урамнары.

шәһәрнең өске өлеше - Красноармейская, Колхоз, Крестьян, Карл Маркс, Нариман урамнары.

Һава шартлары начар булса, бүләкләр җыю икенче көнгә күчереләчәк.

 


Нет комментариев