Игезәк егетләр Мөхәммәдияровлар – Исәнбайдан Әфган җиренә беренче булып китүчеләр
Яшәеш

Игезәк егетләр Мөхәммәдияровлар – Исәнбайдан Әфган җиренә беренче булып китүчеләр

Аларны бөтен авыл озатып калган

1980 елның маенда Исәнбайдан бер көндә унбер егет армия сафларына озатыла. Алар арасында игезәкләр Илдус–Илгиз МӨХӘММӘДИЯРОВлар да була.

БӨТЕН АВЫЛ ОЗАТТЫ

Игезәкләр – гаиләдә иң өлкәннәре. Әниләре ялгызы үстерә аларны. Сарык фермасында беренчелекне үз кулында тоткан Хәмидә апага ире вафатыннан соң

Илдус белән Илгиз төп терәк һәм таяныч булалар. Хәмидә апа аларны үзе белән ияртеп фермага да йөртә, өйдә сеңелләрен һәм кечкенә энеләрен тәрбияләүдә дә зур тырышлык куялар малайлар.

1978 елда мәктәп тәмамлагач бертуганнар Казанда киномеханикка укыйлар.

– Армиягә китәргә дигән повестка килгәндә авылда идек. Аны алдык та, икенче көнне туганнар, дуслар белән солдат озату ашы уздырдык һәм юлга кузгалдык, – дип искә ала Илдус абый.

Ул кичтә авылдан унбер егет армиягә китә. Аларны бөтен авыл озатып кала.

– Без йөк машинасына утырып кулъяулыклар болгый-болгый киткәндә әнкәйнең ачы күз яшьләре белән елап калганы – әле дә күз алдында, – ди Илдус абый уфтанып.

Сизенгәндер ана йөрәге... Әфганстандагы сугыш буй җиткән уллары булган һәр әнинең төн йокыларын качырган вакытлар була бит ул.

КЫЗАЛАКЛАР ИЛЕ

Мөхәммәдияровлар ярты ел Астрахань өлкәсендә “учебка“да булалар.

– Ул вакытта да Әфганстанга җибәрерләр дип уйламадык. Тиешенчә хезмәт иттек, акрынлап кына солдат тормышына күнектек, – ди Илдус абый.

Нәкъ ярты ел узуга, ноябрь аенда солдатларны яңа урынга күчерүләрен хәбәр итәләр. Әмма кая икәнен беркем дә әйтми.

– Ташкентка килеп төштек. Безгә өр-яңа формалар бирделәр. Анда да Әфганга алып китәрләр дип уйга да кермәде. Ике атнадан самолет белән очтык. Бары җиргә төшкәч кенә үзебезнең Әфган җирендә булуыбызны аңладык, – ди Илдус абый.

Алар Кабул шәһәрендәге хәрби частьта комендант ротасында хезмәтләрен дәвам итәләр.

– Безнең бурыч часть территориясен, складларны, штабны саклау иде. Хәрби өйрәнүләр дәвам итте. Кулдан автомат төшмәде, һәр төндә диярлек тревога дип сикереп торгызалар иде. Шул рәвешле тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр күп булды. Тамак туйганчы ашарга иде дип тә хыяллана идек, – ди әфганчы.

Игезәкләргә киномеханикка укулары да ярап куя армиядә. Алар буш вакытларда кино күрсәтү белән шөгыльләнәләр.

Әниләренең борчылып язган хатларына да җылы итеп җавап юлларга тырышалар. Болай да язмыш сынаган әниләрен борчыйсы килми аларның. 

– Әнкәйне, туганнарны, дусларны тынычландырып язсак та, эчтә ут иде. Чөнки бәрелешләр янәшәдә генә дәвам итте, – ди Илдус абый.

Хәрби срокларын тутырып июнь башында авылга кайтып төшәләр әфганчы Мөхәммәдияровлар. Бу көнне әниләре Хәмидә апа шатлыклы күз яшьләрен түгә.

– Үзебез дә бик сагынган идек. Ике ел туган яктан аерылып тору бик авыр булды, – ди Илдус абый.

ҮЗ ЭШЛӘРЕНЕҢ ОСТАЛАРЫ

Илдусның армиядән соңгы тормыш һәм хезмәт юлы Әгерҗе белән бәйле. 1986 елда тракторга утырган егет – 35 ел үз эшенең остасы. Ул күп еллар инде «Брус» юл төзү участогында эшли.

– Илдус иң ышанычлы, иң тырыш, иң төгәл эшчеләребезнең берсе. Тракторы да һәрчак төзек, үзе дә, чын мәгънәсендә, эш аты, – ди аның турында җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев.

Илгиз Ижауда гомер кичерә. Ул электрик булып хезмәт куя.

ИСТӘН ЧЫКМЫЙ

15 февральдә – совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 32 ел.

– Бу көнне һәр елны зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Безнең авылдан гына Әфганстан җирендә ун егет хәрби бурычын кызалаклар илендә үтәде. Рәхмәт авылдашларга, безне онытмыйлар. Һәр биш ел саен Мәдәният йортында зурлап кичә уздырып барыбызны бергә җыялар. Анда инде, әлбәттә, сүз үзеннән-үзе Әфганстанга, дусларга барып тоташа, – ди Илдус абый.

...Эссе әфган җиле язмышларны
Телеп үтте, калды яралар.
Төшләремә керә Әфганстан,
Төшләремә керә Кандагар!
 


Нет комментариев