Яшь армиячеләр: беренче рекордлардан – яңа җиңүләргә
Әгерҗе районында иҗтимагый хәрәкәт эшли
Узган ел “Радуга талантов” балалар иҗаты йортында тантаналы шартларда Яшь армиячеләр йорты ачылды. Укучыларның хәрби-патриотик хәрәкәте яңа әйләнеш алды. Әлеге эшнең ничек башлануы һәм яшь патриотларның бүген ничек эшләве турында район штабы җитәкчесе Ринат ШАКИРОВ сөйли.
БЕРЕНЧЕ ЯШЬ АРМИЯЧЕЛӘР
Безнең районда беренче яшь армиячеләр Ринат Вазих улы белем бирүче 2нче мәктәптә барлыкка килде.
– 2016 ел иде ул. Райондагы беренче яшь армияче – Илья Иванов. Аны әлеге хәрәкәткә тантаналы рәвештә Чаллыда кабул иткәннәре хәтердә. Калганнарын без Әгерҗедә кабул иттек, – дип сөйли Ринат Вазих улы.
Кадетларга кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлатып торырга да туры килми. Аларга төп бурычлар билгеле була инде. Яшь армиячеләр төрле чараларда катнашалар: ветераннар янына йөриләр, аларны бәйрәмнәрдә котлыйлар, тимурчылык эше алып баралар. Мәңгелек ут тирәсен җыештыралар, солдатларның каберләрен тәртипкә китерәләр. Митинглар вакытында һәйкәлләр янында мактаулы каравылда торалар. Ел саен хәрби-патриотик чараларда район данын яклыйлар. Призлы урыннар яулап кайталар. Минзәләдәге “Десантчы” лагерена баралар. Анда күпләр парашют белән сикерәләр. Мәктәпне тәмамлагач кайбер укучылар хәрби училище һәм югары уку йортларына укырга керәләр. Менә алар: Инсаф Зәйнуллин, Риналь Ваһапов, Вадим Самойлович.
АЕРУЧА АКТИВЛАР
Яшь армиячеләрнең бурычлары хәзер дә шул ук кала. Әмма сафлары берничә тапкырга арткан. Аларга авыл балалары да кушылган.
– Бездә барлыгы 16 отряд, – дип сөйли штаб җитәкчесе. – Алар һәр мәктәптә дә бар. Бүгенге көндә хәрәкәткә 278 укучы кушылды, шуларның 70е – безнең 2нче мәктәптән. Авыл отрядлары арасыннан аеруча активларын атап үтәсе килә. Болар – Геннадий Орехов, Ирек Гәрәев, Эмиль Гыймазов җитәкчелегендәге Бима, Иж-Бубый, Сарсак-Омга яшь армиячеләре. Бима мәктәбе завучы Лариса Юзыкаевага аерым рәхмәт сүзләре җиткерү урынлы булыр. Аларның отряды Яшь армиячеләр йорты ачылганчы ук эшли башлаган иде. Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Данил Никитин әлеге мәктәпнең иң актив яшь армиячеләренең берсе булды. Без аның белән горурланыбыз!
УНСИГЕЗ СЕКУНД ЭЧЕНДӘ
Бөек Ватан сугышы тарихы, герой-якташларның батырлыклары, армия хезмәте, Украинадагы бүгенге хәл... Яшь армиячеләр җитәкчеләре белән берлектә мәктәпләрдә түгәрәкләр вакытында шушылар һәм башкалар турында сөйләшәләр. Моннан тыш, яшь патриотлар беренче гамәли күнекмәләр дә алалар: корал, снаряд төрләре белән танышалар, Макаров пистолетыннан, винтовкадан атарга өйрәнәләр. Каршылыклар полосасын җиңәләр, противогаздан файдалану, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләре алалар. Ринат Вазих улы сүзләренә караганда, иң яраткан күнегүләренең берсе Калашников автоматын сүтеп җыю.
– Бишенче сыйныфтан башлап укучылар һәр тәнәфестә тренировка ясар өчен йөгереп киләләр, – ди ул. – Әмма әлегә зур иптәшләренең рекордын куып җитә алмыйлар. Үзвакытында беренче яшь армиячеләр Аделя Мөфтәхетдинова һәм Артур Билалов Калашников автоматын йомык күзләр белән 18 һәм 16 секунд эчендә сүтеп җыялар иде.
ЯШЬ АРМИЯЧЕЛӘР, АЛГА!
Практик күнекмәләр укучыларга төрле ярышларда катнашканда кирәк. Әйтик, узган ел 2нче мәктәп яшь армиячеләре зона күләмендә “Яшь армиячеләр, алга!” хәрби-спорт уенында җиңү яулаганнар. Бу “Җиңү” ярышларының сайлап алу этабы була. Казанда финалда 6нчы урын алалар. Быел ату буенча ярышларда шәһәр отрядлары арасында алар команда зачетында 1нче урынга чыкканнар, шәхси җиңүләре дә күп булган. Сүз уңаеннан, республиканың иң яхшы 25 отряды исәбендә буларак, 2нче мәктәп яшь армиячеләренә быел 3 комплект махсус кием тапшырылган.
– Киләчәк планнарга килгәндә, алдагы елдан мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек фәне керә башлавын билгеләп үтәсе килә. Яшь армиячеләр сынатмаслар һәм аларны зур әзерлек белән каршы алырлар дип уйлыйм, – ди Ринат Вазих улы.
Ул үзенең күңелендә йөрткән хыялы белән дә уртаклашты. Бу – түгәрәккә
йөрүче укучыларны эзләнү эшләренә җәлеп итү. Шәхсән үзе илебезнең төрле эзләнү клублары белән хезмәттәшлек итә. Аңа быел Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дүрт батыр турында мәгълүмат табу насыйп булган. Шулар арасында Мордывый авылында туып үскән, оборона заводында эшләгән Ясәви Насыйбуллин бар. 1942 елда Мәскәүдә үлгән. Ул ике “Батырлык өчен” медале иясен ачыклауда да ярдәм итә. Аның берсе Кече Пурга районы Капустино авылы тирәсендә табыла һәм тантаналы төстә батырның шушы авылда яшәүче туганнарына тапшырыла. Медальнең берсе озак еллар Ринат Вазих улының әти-әниләрендә саклана. Алар аны бабаларының медале дип уйлыйлар. Әмма ул Иж-Бубыйда яшәгән кешенеке булып чыга.
– Батырның исемен ниндидер билгесезлектән кире кайтарганнан соң нинди шатлык кичерүеңне аңлату өчен сүзләр дә табуы авыр. Патриотик тәрбия бирүдә бу бик зур адым булыр иде, – дип йомгаклый Ринат Вазих улы.
Шулай булгач, алга, яшь армиячеләр!
Екатерина САМСОНОВА
Яшь армиячеләр чик сакчылары ветераннары белән. / Фотоны Р.Шакиров тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев