Яңавылдан Гөлшат Фәтхуллиннаның уллары: “Безнең әни матур, тыйнак, ягымлы, кешелекле..”
Улларының икесе – Нәзиф белән Данияр Тирсә мәктәбе укучылары булсалар, Рамирны шул ук авылның “Миләүшә” балалар бакчасына йөртәләр. Әниләр көне алдыннан Гөлшат белән улларына тәрбия бирү нечкәлекләре хакында сөйләштек
24 ноябрьдә Россиядә Әниләр көне билгеләнеп үтелә. Әлеге көнне газиз әниләребезгә иң җылы теләкләребезне җиткерәбез. Яңавылдан Рәзиф–Гөлшат ФӘТХУЛЛИНнарның уллары Нәзиф, Данияр, Рамирның да: “Безнең әни матур, ягымлы, кешелекле”, – дигән сүзләре артында газиз кешеләренә булган ихлас ярату хисләре ята…
“Өч улыбызның өчесендә – өч төрле холык. Әмма ничек кенә булмасын, без аларны эш белән берләштерергә тырышабыз. Чөнки үзебез дә хезмәт белән тәрбияләнеп үстек”, – диләр Яңавылда яшәүче, өч ул үстерүче Рәзиф-Гөлшат ФӘТХУЛЛИНнар.
Улларының икесе – Нәзиф белән Данияр Тирсә мәктәбе укучылары булсалар, Рамирны шул ук авылның “Миләүшә” балалар бакчасына йөртәләр. Әниләр көне алдыннан Гөлшат белән улларына тәрбия бирү нечкәлекләре хакында сөйләштек.
ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ...
– Хезмәт тәрбиясе – беренче урында. Бездә эш бүленеше юк, бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә. Бергәләп мал карыйбыз, сыер савабыз, терлек азыгы хәзерлибез. Өйдәге мең төрле мәшәкатьне дә, кибеттәге сату эшен дә бергәләп башкарабыз. Кем ничек җитешә, – дип сөйли Гөлшат.
– Улларыбыз да шуны күреп үсәләр. Берәр эш башкарасы булса, бервакытта да карышып торганнары юк. Утын да кисәләр, яралар да. Әнә, бакча артындагы чаганнарны кисүдә дә иң зур булышчылар алар. Әтиләре, бабайлары белән бергә техника янында да кайнашалар. Тизрәк үсеп җитеп, трактор, машина йөртү турында хыялланалар...
– Ходай миңа кыз бирмәсә дә, менә шундый килен насыйп булды, шөкер. Моннан ничә ел элек кызым кебек кабул иткән булсам, бүген дә шулай. Әниле-кызлы кебек, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшибез. Шундый кешелекле, сабыр, тыйнак кыз тәрбияләгәне өчен кодагыйга зур рәхмәт, – дип кушыла каенанасы Сәкинә.
Уллары Нәзиф белән Данияр Яңавыл Мәдәният йорты каршында эшләүче түгәрәкләргә дә йөриләр.
– Балаларыбызны бию серләренә өйрәтүче Мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Османовага, сәнгать җитәкчесе Рәсимә Галиевага рәхмәттән башка сүз юк, – ди Гөлшат.
– Элек волейбол да уйныйлар иде. Гомумән, оештырылган очракта күбрәк түгәрәкләргә дә йөртер идек. Шәһәрдә яшәү әнә шундый мөмкинлекләре белән отышлы булса да, безнең кендек авылга береккән шул... Бу сүзләрне һич үкенеп түгел, ә туган җирен ихлас яратып әйтүе аның.
“Шәһәр шаушуына ияләшә алмаячакбыз без”, – ди ул, шушы сүзләрне раслап.
Бу гаилә турында сөйләгәндә, тагын бер матур күренешкә игътибар иттек. Яшерен-батырын түгел: хәзер күп гаиләләрдә балалар белән ватаҗимерә булса да русча сөйләшергә тырышалар. Ә бу гаиләдә барысы да шундый матур итеп татарча аралашалар. Улларыннан “әниегез нинди сыйфатларга ия?” дип сорагач та ана телебездә бик матур итеп “матур, тыйнак, ягымлы, кешелекле” дип җавап бирделәр.
Улларының киләчәкләре турында да бүгеннән үк уйланалар алар.
– Әлегә нинди һөнәр сайлаячакларын анык кына белмибез. Иң мөһиме, яхшы кеше булып калсыннар. Уйлары, ниятләре матур булсын, юлларында яхшы кешеләр очрап торсын, – дип тели әниләре. Безне һәрчак әни теләге, әни догасы саклап йөртә, дибез. Бу очракта да шулай була күрсен: сөекле улларын гомерләре буена әниләренең, якыннарының изге теләкләре саклап йөртсен, берүк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев