Җыенда Рәхмәт хатлары тапшырылды
Яңа Бәзәкәдә халык җыены авыл халкының зур активлыгы белән үтте.
Җыенда авыл җирлеге башлыгы Мәгъсум Салихов 2022 елда җирлектә башкарылган эшләргә тукталды. Авылларны чиста, төзек тотуга зур өлеш керткән, өмәләр вакытында зур активлык күрсәткән авылдашларына тирән рәхмәтен җиткерде.
Фәнзир Фәтхуллин, Сирин Мөхәммәтдинов, Заһит Габдрахманов, Илнур Кәрәмиев – район җитәкчесенең, бик күп игелекле ир-егетләр авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
– Барыбыз бердәм тотынганда гына авылларыбыз чиста булачак. Әмма шуны аңларга теләмәүчеләр дә бар. Җәй көннәрендә капка төпләрен чүп баскан хуҗалыкларны күргәч йөрәк әрни, – диде Мәгъсум Салихҗан улы.
Нет комментариев