Мөбарәкша ага Вәлиев 95 яшьлек юбилеен каршы алды
Яңа Акхуҗаның тыл һәм хезмәт ветераны Мөбарәкша ага Вәлиев 95 яшьлек юбилеен каршы алды.
Мөбарәкша абый гомер буе туган колхозында механизатор булып эшли. Алдынгы тракторчы буларак, бик күп бүләкләргә лаек була. Гомере буе сәламәт яшәү рәвеше алып баргангадыр, хөрмәтле ветеран әле бүген дә төз буйлы, көр күңелле.
Мөбарәкша аганы олуг гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнас Джаметова, Тәбәрле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльза Гыймазова котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Нет комментариев