Саклап куегыз
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы (телефон: 26922) 5 январьда 8-14 сәгатьләрдә эшли.
Бу көнне регистратура, терапевтлар, хирург кабул итә; рентген лаборант, клиника-эксперт комиссиясе кабинетлары эшли.
Фильтр һәм больничный лист бирүче кабинетларның эшләү көннәре: 2, 3, 5 январь 8-14 сәгатьләрдә.
Балалар консультациясендә (телефон: 22478) фильтр 2, 5 январьда 8-14 сәгатьләрдә эшли.
Сөт кухнясына 4, 8 январьда 8-14 сәгатьләрдә көтәләр.
Красный бор участок хастаханәсе (телефон: 39258) 3, 6 январьда 8-12 сәгатьләрдә терапевт һәм шәфкать туташы кабул итә.
Тирсә амбулаториясе (телефон: 28037) 4 январьда 8-12 сәгатьләрдә эшли. Бу көнне терапевт, шәфкать туташы кабул итә.
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлекчәсе, стационар тәүлек әйләнәсе эшлиләр. Ашыгыч ярдәм чакырту өчен телефоннар: 03, 113.
Нет комментариев