Якын дус та, киңәшче дә – “Әгерҗе хәбәрләре”: 19 май – Татарстан матбугаты көне
Яшәеш

Якын дус та, киңәшче дә – “Әгерҗе хәбәрләре”: 19 май – Татарстан матбугаты көне

Татарстан матбугаты көне уңаеннан районыбызда бердәнбер басма булган “Әгерҗе хәбәрләре”н яратып укучылар, аның белән хезмәттәшлек итүчеләр, хәбәрчеләр белән элемтәгә кердек

19 май – Татарстан матбугаты көне. Ул 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы карары белән билгеләп үтелә башлый. Бу көн исә беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Әлеге басманы нәшер итүгә рөхсәт 1905 елның 19 маенда бирелә.

Бу  бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, басма матбугат таратучыларны берләштерә.
Татарстан матбугаты көне уңаеннан районыбызда бердәнбер басма булган “Әгерҗе хәбәрләре”н яратып укучылар, аның белән хезмәттәшлек итүчеләр, хәбәрчеләр белән элемтәгә кердек.

Фаягөл ӘХМӘТШИНА, Кадыбаш авылы, газетаның иң өлкән хәбәрчеләренең берсе:

– Мин өебезгә район газетасы килмәгән вакытны хәтерләмим. Әти-әниләр исән чакта “Ленин юлы”н, аннан “Җиңү юлы”н алдырдык. Хәзер инде 30 елдан артык район басмасы “Әгерҗе хәбәрләре” булып килә. Исемнәре үзгәрсә дә, җисеме шул: ул – район тормышын яктыртучы басма.

Үземә килгәндә, газетаны яратып укучы әбунәче генә түгел, мин – 45 елга якын “Әгерҗе хәбәрләре”нең актив хәбәрчесе дә. 80нче елларда ул чакта газетаның баш мөхәррире Тәүфикъ ага Рәхмәтуллин, “Таң” колхозына килеп, миңа алдынгы терлекче-механизаторлар, авылның тырыш кешеләре турында мәкаләләр язарга кирәк дигән тәкъдимен җиткергән иде. Шул сүз мине илһамландырды, күрәсең. Язмаларым күп еллар бер-бер артлы газетада дөнья күрә.

“Әгерҗе хәбәрләре” белән генә түгел, Ижауда нәшер ителүче “Яңарыш”, республика басмалары “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан”, “Акчарлак” кебек газеталар белән дә хезмәттәшлек иттем.

Хәзер язулар сирәгәйсә дә, “Әгерҗе хәбәрләре”н көтеп алам. Бик яратып укыйм. Язмаларның авторларын белү дә күңелгә рәхәтлек өсти. Матбугат ветераннарын, редакция хезмәткәрләрен, каләмдәш дусларымны уртак бәйрәмебез белән котлыйм! Әле күп еллар район басмасы белән бергә булырга язсын дип телим.
 


Нет комментариев