Гүзәлия ГАЗИЗОВА: Әгерҗе хәбәрләре“ – кирәкле дә, файдалы да, кызыклы да басма
Яшәеш

Гүзәлия ГАЗИЗОВА: Әгерҗе хәбәрләре“ – кирәкле дә, файдалы да, кызыклы да басма

Мин ни өчен район газетасына язылам

Гүзәлия ГАЗИЗОВА, Әгерҗе шәһәре:

– Мин “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасын ун еллап инде редакциягә килеп алам. Район газетасыннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Ул, чын мәгънәсендә, район сулышын яктыртучы басма. Барысы да кызыклы: төрле темаларга багышланган сәхифәләр дә, райондагы вакыйгаларны яктырткан язмалар да, котлау-белдерүләр дә, файдалы киңәшләр дә. Хуҗабикә буларак, аш-суга кагылышлы рецептларны да укыйм һәм ризыкларны пешереп тә карыйм.

Гомумән алганда, “Әгерҗе хәбәрләре“ – кирәкле дә, файдалы да, кызыклы да басма. 
 


Нет комментариев