Гомере буе – мәдәнияттә
Яшәеш

Гомере буе – мәдәнияттә

Бүген Мордывый авылында гомер кичерүче Сәкинә ИСХАКОВАга 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров котладылар.

Иж-Бубый урта мәктбен тәмамлаганнан соң Сәкинә Алабуга культура-агарту училищесында китапханәче һөнәре ала. Аннан Наҗар китапханәсенә эшкә җибәрелә. 1958 елдан Мордывыйда клуб мөдире һәм китапханәче булып эшли. Авылда мәдәни тормышның кайнап торган елларында агитатор ролен дә башкара, концерт-спектакльләр дә оештыра,  авыл яшьләрен спорт чараларына да тарта.

Соңгы елларда Сәкинә апаның сәламәтлеге бик нык какшаган. Бүген аны кызы Динә хөрмәтләп тәрбияли. Менделеевта яшәүче кызы Айсинә дә – төп йортта еш кунак.


Нет комментариев