Гөлназ Рәшитова «Татар кызы» бәйгесендә Әгерҗе районы данын яклады
Әлмәт шәһәрендә “Татар кызы” республика бәйгесенең финалы узды
Дәрәҗәле бәйгедә Әгерҗе районы данын якташыбыз, 1нче гимназиядә укыган, хәзерге вакытта Казанда «Болгар» радиосында эшләүче Гөлназ Рәшитова яклады.
Финалда 11 кыз сыналды. Алар төп темалар булган тел, тарих, традицияләр, әдәбият, дин, гаилә һәм туган якка багышланган биремнәрне үтәделәр, сәхнә осталыкларын күрсәттеләр.
Гөлназ «Иң җитез кыз» номинациясендә җиңү яулады һәм «Тамашачы мәхәббәте» призына ия булды.
Якташыбызга көч бирергә Әгерҗе районыннан да делегация барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев