Гөлнара АБЗАЛОВА: Ишегалдына чыгуга казлар каңгылдый, үрдәкләр бакылдый, әтәч кычкыра..
Яшәеш

Гөлнара АБЗАЛОВА: Ишегалдына чыгуга казлар каңгылдый, үрдәкләр бакылдый, әтәч кычкыра..

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасын укучыларыбызга “Ниләр эшләп ятасыз?“ дип мөрәҗәгать иттек

Гөлнара АБЗАЛОВА, Тоба авылы: 

–    Һәр елдагыча, быел да кош-кортлар алырга җыенабыз. Ирем Фирдәвес белән бу  көннәрдә аларга урын әзерлибез. Арча якларыннан Тобага килен булып төшкәнемә 38 ел. Бер генә елны да каз асрамый калганыбыз юк. Баштарак йорт казлары тоттык. Күп еллар инде бәбкәләрне сатып алып үстерәбез. Йөзәр баш каз бәбкәсе янына шуның кадәр үк бройлер, мулардлар сатып алабыз. Әнә шул кош-кортлар белән мәш килеп көннәр, айлар узганын да сизмибез. Мәшәкате күп булса да, рәхәт шөгыль ул. Ишегалдына чыгуга казлар каңгылдый, үрдәкләр бакылдый, әтәч кычкыра... Авыл яме кош-корт белән дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. 
 


Нет комментариев