Гөмбә җыярга китеп югалган ир-атны эзлиләр
Яшәеш

Гөмбә җыярга китеп югалган ир-атны эзлиләр

Коткаручылар, полицейскийлар һәм волонтерлар эшли

Татарстанның Лаеш районында гөмбәгә китеп югалган ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке җиделәр тирәсендә  ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына хатын-кыз шалтыраткан. Ул иренең көндез гөмбә җыярга киткәнлеген, биш сәгать узганнан соң шалтыратуын һәм адашуын әйткәнлеген сөйләгән.

Ир-атны Державино авылы янындагы Пәрәү урманында коткаручылар, полицейскийлар һәм волонтерлар эзли.

Чыганак


Нет комментариев