95 яшьтә дә тавышы көр
9 май иртәсендә район башлыгы – “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Азат Вәлиев Әгерҗенең сугыш һәм мәгариф ветераны Сәүбән ага Миңнехуҗинны котлады. Аның белән бергә килгән район мәдәният сарае сәхнә осталары ветеранга чын бәйрәм бүләк иттеләр.
Сәүбән ага тумышы белән Көчек авылыннан. 17 яшендә аны сугышка алалар. Өч тапкыр яралана. Җиңү көнен Орджоникидзе шәһәрендә каршылый. Аннан соң да якташыбызга туган якларга кайту насыйп булмый. Японнар белән сугыш чорында хәрби санитар поездда яралыларны озатып йөри. Батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач урта мәктәпне тәмамлый. Алабуга укытучылар институтына укырга керә. Дипломлы белгечне Шаршады мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Соңыннан читтән торып Казан педагогика институтының тарих факультетын тәмамлый. Пенсиягә чыкканчы Яңавыл мәктәбендә укыта.
– Безнең буын бик күпне күрде, әмма сынатмады. Ни кызганыч, сафларыбыз сирәгәя бара инде. Яшь буын шуны аңласын иде: берни дә җиңел генә бирелми. Җиңү дә җиңел бирелмәде. Нәрсәгә дә булса ирешә өчен бик күп тырышырга, сынаулар узарга кирәк. Бездән соң яшәячәк буыннар бүгенге тыныч тормышның кадерен белсеннәр иде, – дигән күңел түрендә йөрткән иң изге теләкләрен җиткерде ветеран.
Нет комментариев