Әгерҗенең ике микрорайонында яшәүчеләр өчен Корбан бәйрәме узачак
Яшәеш

Әгерҗенең ике микрорайонында яшәүчеләр өчен Корбан бәйрәме узачак

Бәйрәм өстәле әзерләнә

9 июльдә бар ислам дөньясы Корбан бәйрәмен бәйрәм итә. Заводская (14:00 сәг) һәм Киров (16:00 сәг) урамындагы йортларда яшәүчеләр өчен бәйрәм өстәле әзерләнәчәк.

Чараның кунакларын корбан итеннән пешерелгән шурпа, тәмле ризыклар, тәм-томнар һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.

Бәйрәмнең инициаторы һәр елдагыча - ИП Тасимов ("Хәлим" КФХ).

Рамазан Тасимов бәйрәм сабыйлардан алып пенсионерларга кадәр күп кеше җыяр һәм кунакларга яхшы кәеф бүләк итәр дип ышаныч белдерә.

0+


Нет комментариев