Әгерҗенең 4нче мәктәбендә безнең һәм Кече Пурга районнары педагог-психологлары өчен төбәкара семинар-квест узды
Яшәеш

Әгерҗенең 4нче мәктәбендә безнең һәм Кече Пурга районнары педагог-психологлары өчен төбәкара семинар-квест узды

Семинарда теория белән практика бергә үреп алып барылды

Күптән түгел Әгерҗе һәм Кече Пурга районнары мәгариф идарәләре арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. Педагог-психологлар өчен уздырылган семинар-квест – бу килешү кысаларында уздырылган чараларның беренчесе.

Чараның 4нче мәктәптә уздырылуның да сәбәбе бар. Әлеге мәктәп райондагы ППМС (психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм) хезмәтенең структур подразделениесе булып тора.

Семинарда теория белән практика бергә үреп алып барылды. Педагоглар “Белем бирү киңлегендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга психологик-педагогик һәм диагностик ярдәм күрсәтү” темасына белемнәрен камилләштерү белән бергә, төрле тренингларда, мастер-классларда катнаштылар, төрле диагностик комплексларда эшләү тәҗрибәсе белән таныштылар.


Нет комментариев