Бүген-Хәтер һәм кайгы көне
Яшь активистлар, район хакимияте һәм оешмалары, полиция вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызу өчен Мәңгелек ут янына җыелдылар.
Полиция башлыгы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Рифат Мөхәммәтҗанов үткәннәрне истә тотарга, киләчәкне бәяләргә чакырды.
- Сугыш һәр гаилә язмышына кагылды. Безнең Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калу өчен ата-бабаларыбызга күпме көч кирәк булуын күз алдына да китерү куркыныч. Безнең изге бурычыбыз - фашист бомбалары астында һәлак булган, ачлыктан үлгән, ерткычларча газапланган, фронтовик һәм тыл хезмәтчәннәрен истә тоту. Геройларга мәңгелек истәлек! Безнең барыбызга да тыныч күк йөзе, - дип теләде ул.
Яндырылган шәмнәр үткәнне һәм хәзерге чорны символлаштыручы үзенчәлекле "хәтер күперен" гәүдәләндерә.
Бүген исә Мәскәү вакыты белән нәкъ 12 сәгать 15 минутта Бөтенроссия бер минутлык тынлык узачак.
Нет комментариев