Әгерҗелеләр, “Бердәм Россия“леләргә сез дә сорау бирә аласыз....
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга - 15 ел. Шул уңайдан Әгерҗе районында халыкны шәхси кабул итү ункөнлеге уздырыла. ШӘҺӘРДӘ 22 ноябрь 11-13 сәгатьләрдә район хакимиятендә ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт ХӘБИБУЛЛИН халыкны кабул итә. 24 ноябрь 13-15 сәгатьләрдә Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА, архив бүлеге начальнигы Марина РОМАНОВА...
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга - 15 ел. Шул уңайдан Әгерҗе районында халыкны шәхси кабул итү ункөнлеге уздырыла.
ШӘҺӘРДӘ
22 ноябрь 11-13 сәгатьләрдә район хакимиятендә ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт ХӘБИБУЛЛИН халыкны кабул итә.
24 ноябрь 13-15 сәгатьләрдә Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА, архив бүлеге начальнигы Марина РОМАНОВА үзләренең эш кабинетларында сезнең сорауларга җавап бирәләр.
25 ноябрь 14-16 сәгатьләрдә район үзәкләштерелгән китапханәдә район Советы аппараты җитәкчесе Резидә ЗАКИРОВА һәм халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренә үзегезне борчыган сорауларны бирә аласыз.
28 ноябрь 14-16 сәгатьләрдә район хакимиятенең 23нче кабинетында "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе җитәкчеләре очрашуга көтәләр.
1 декабрь 10-12 сәгатьләрдә район башлыгы Валерий МАКАРОВ хакимияттә райондашларның сорауларына җавап бирә. Алдан язылу өчен телефоннар: 21659, 24255.
АВЫЛЛАРДА
22 ноябрьдә 9-11 сәгатьләрдә барлык авыл җирлекләрендә халыкны кабул итүләр оештырыла.
1 декабрьдә 9-11 сәгатьләрдә Пеләмеш, Нарат, Касай, Барҗы-Умга, Варкләд-Бодья, Ямурза клубларында халык сорауларына авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле үзидарә депутатлары җавап бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев