Әгерҗедән Надежда–Петр Лаврицкийлар сапфир туйларын бәйрәм итте
Яшәеш

Әгерҗедән Надежда–Петр Лаврицкийлар сапфир туйларын бәйрәм итте

Аңлашып яшәүгә ни житә

Бәйрәм тантанасында Надежда Антоновна һәм Петр Васильевичка дүрт балалары, җиде оныклары, оныкчыклары, туганнары, якыннары чын күңелдән изге теләкләрен җиткереп, рәхмәт хисләрен белдергәннәр. 

Надя Алабуга районында туган. Аңа җиде яшь чагында Әгерҗегә күченеп киләләр. Гаилә турында сүз чыккач, сүзне әнисеннән башлады.
– Әнием Александра гомер буе ПМС-19да бригадир булып эшләде. Абыебыз белән икебезне ялгызы гына үстерде. Тырышлыгы өчен Хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән хезмәт ветераны иде. Эше шәһәрдән читтә булганлыктан мин интернат-мәктәптә укыдым. Андагы укытучы-тәрбиячеләргә һәм әниемә гомер буе рәхмәтле мин, – дип күз яшьләре аша искә алды ул.

Әнисе кебек тегәргә, бәйләргә яраткан кыз Казанда укып тегүче дипломы ала. Хезмәт юлын Әгерҗенең “Гүзәл“ көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында башлый. Аннары озак еллар санэпидстанциядә кассир-бухгалтер вазифасын башкара.

Петр абый тумышы белән Украинадан. Мәктәпне тәмамлагач армия хезмәтен үтеп кайта. Черкасск өлкәсе Золотоноша шәһәрендәге училищеда киң профильле механизатор һөнәре үзләштергәч, Әгерҗегә җибәрәләр. “56нчы мехколлонна“ – Петрның бу оешма таралганчы хезмәт куйган эш урыны. Читтән торып Саратов техникумында белем алып, күперләр төзүче һөнәре үзләштерергә дә җитешә уңган ир-егет. Әгерҗе–Яр Чаллы тимер юлын төзиләр алар. Лаеклы ялга чыкканчы тимер юлда су белән тәэмин итүче мастер булып эшли. Пенсиягә чыккач та эштән туктамый – бүгенге көнгәчә анда сакчы хезмәтен башкара. 

– Мин эшкә бәйрәмгә кебек сөенеп барам.Өйгә дә җәмәгатем янына шатланып кайтам, – ди бер елдан 70 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнүче Петр Васильевич.

Гаилә тормышы моннан 45 ел элек башлана.
– Мин кибеткә азык-төлек алырга килгән идем. Юл аша чыгучы бик матур киенгән кызны күрдем дә бер күрүдә гашыйк булдым. Бер чиләк крыжовник алып кайтучы кызга ярдәм итәргә теләвемне белдердем. Ул каршы килмәде. Бер елдан кавыштык та, – ди гаилә башлыгы.
– Туебызның күңелле мизгелләрен әле дә сагынып искә алабыз. Кырык градустан артык салкын булса да гомергә истә калырлык бәйрәм булды ул. Музыка мәктәбе укытучылары килеп баянда сыздырдылар. Эштән бер бүлмәле фатир бирделәр, – ди хуҗабикә.

БАЛАЛАР ЯНЫНА – ТУРНЕ
Бер-бер артлы балалары Елена, Екатерина, Роман, Анастасия тугач аларга дүрт бүлмәле фатир бирәләр. Әти-әниләре кебек үк тырыш, эш сөючән булып үскән балалар, берәм-берәм тормышта үз урыннарын табып, матур гаиләләр корып яшиләр хәзер. Елена – Ростов өлкәсендә укытучы, Екатерина Сочида яши. Роман – Мәскәүдә, Анастасия – Ижауда. Җәен үз машиналарында шушы шәһәрләргә турне оештырып, балалары янында кунак булып кайталар алар.
– Яшәгәндә иң кыйммәтлесе – ышанычлы тылың булу. Бер-береңне аңлап, хөрмәтләп торуга ни җитә?! Без шулай яшибез дә. Гомернең һәр мизгеленнән рәхәтлек алырга тырышабыз.  

–    Петрның әти-әнисе исән чакта ел саен Украинага бара идек. Алар никтер мине “татарочка“ дип йөрттеләр, улыбызны туып-үскән җиренә алып киләсең дип рәхмәт әйтәләр иде, –  дип зур хөрмәт белән каенанасын һәм каенатасын искә алды Надя. 
Рухи байлык, югары зәвыклык аларның йөзләренә чыккан. Телләрендә һәр кешегә карата мактау сүзләре генә. Күңел чисталыгы, һәркемгә чиксез хөрмәт белән сугарылган сүзләре генә түгел,  кылган гамәлләре дә аларның изге ниятле, киң күңелле икәнлекләрен раслап тора. Зиратка баргач, әнисенең каберен генә түгел, кода-кодагыйларыныкын да, аларның туганнарныкын да чистарталар алар. 

Әңгәмәбез ахырында Надя матур итеп җырлап та күрсәтте. Бәхетле гаилә тормышы шулай елмаюлы итә, җырлап яшәтәдер аны. 

 


Нет комментариев