Әгерҗедән Фәттаховлар гаиләсе  «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» конкурсында дипломант булды
Яшәеш

Әгерҗедән Фәттаховлар гаиләсе «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» конкурсында дипломант булды

Бәйгедә барлыгы 8 район катнашты

Кичә Чаллының "Энергетик" мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» конкурсы зональ этабы узды.

Анда Әгерҗе районыннан Фәттаховларның иҗади династиясе дә катнашты. Райондашларыбыз үзләренең концерт программасын, нәсел агачын, гаилә рецептлары буенча әзерләнгән ризыкларны, буыннан-буынга кадерләп тапшырыла торган предметларны һәм үзләренең визит карточкасын тәкъдим иттеләр.

Бу юлы конкурста 8 район вәкилләре катнашты. Конкурс йомгаклары буенча, Әгерҗедән Фәттаховлар гаиләсе дипломант исеменә лаек булды.


Нет комментариев