Әгерҗедәге үзәк парк мәйданында төзелеш эшләре бара
Бу хакта “МирСтрой” компаниясе директоры Али ИБРАҺИМОВ сөйли
Шәһәрдәшләребездән үзәк мәйданны һәм парк зонасын үзгәртеп коруга кагылышлы фикерләрне еш ишетергә туры килә. Күпләрне әлеге ял итү һәм чаралар уздыру урынының нинди булачагы кызыксындыра. Бу хакта “МирСтрой” компаниясе директоры Али ИБРАҺИМОВ сөйли.
НИЧЕК БАШЛАНДЫ
Исегезгә төшерәбез: үзәк урамны үзгәртеп кору эшләре “Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы” кысаларында алып барыла.
Эшләрнең барысы да җәмәгать фикер алышуларында катнашкан актив гражданнарның тәкъдимнәренә нигезләнеп башкарыла. Проект ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова җитәкчелегендә яшь архитекторлар тарафыннан эшләнгән.
Урамның бер өлеше – район хакимияте бинасыннан алып Мәдәният сарае каршындагы мәйданга кадәр 2018 елда ук үзгәртелде. 2019 елда бөтен көч “Орешник” ял паркын үзгәртүгә бирелде, ә 2020 елда пандемия аркасында эшләр тукталып торды. Шулай да узган ел көзен парктагы агачлар астындагы юллар өчен нигез ясап өлгерделәр. Ниһаять, быелның май аенда “МирСтрой” төзүчеләре мемориаль комплексны демонтажлау эшенә керештеләр.
– Һәйкәлне, мемориаль ташларны, танк, пушканы яңа урынга урнаштыруны шәһәргә ярдәм йөзеннән башкардык, – ди Али Шамилевич.
НИЧЕК БУЛАЧАК
Әле июнь аенда гына мәйданның ничек үзгәрәчәге билгеле булмаса, хәзер нинди булачагын күзалларга мөмкин инде. Юллар, газоннар барлыкка килгән. Үзәктә тимер конструкция урын алган.
– Биредә зур мониторлы сәхнә булачак, – дип дәвам итә Али Шамилевич, яңа юллар буйлап атлаганда. – Аның икенче ягында фотозона урын алачак. Сәхнә алдына ярымтүгәрәк формасында амфитеатр куелачак.
Парк ягына таба үтәбез. Биредә агачлар астында күләгәдә балалар мәйданчыгы өчен тимер нигез әзерләнгән. Проектны эшләүчеләр фонтанны бөтенләй алып куярга килешкәннәр. Аның урынында эскәмияләр белән әйләндереп алынган яшел мәйданчык булачак.
Паркка Гагарин урамы ягыннан керү уңаенда “Уңайлы мохит” программасы кысаларында пандуслар урнаштырылган.
Брусчаткага килгәндә, алар биредә өч төрле һәм бик күп төсле. Газоннарга инде үлән чәчелгән.
– Газоннарга көн саен су сибәбез. Озакламый үлән тишелеп чыгар һәм биредә ямь-яшел һәм бик матур булыр дип өметләнәбез, – ди җитәкче. – Моның белән бергә, агачлар һәм декоратив куаклар да утыртылачак.
Али Шамилевич әйтүенчә, бөтен “пычрак” эшне алар 28 августа булачак Шәһәр көненә кадәр тәмамларга тырышачаклар. Аннан кече архитектура формалары урнаштырасы кала. Аларны кую һәм җиһазландыру эше белән башка субподрядчы оешма шөгыльләнәчәк.
ЯШЬЛӘРНЕ ҖӘЛЕП ИТКӘННӘР
Төзүчеләр турында берничә сүз әйтү урынлы булыр.
– Бу участокка 15 кеше җәлеп ителгән. Һава торышы яхшы торганда алар якты вакытта эшлиләр. Бригада бик тә тырыша. Күпләре безнең оешмада беренче ел гына эшләмиләр инде, – ди ул. – Быел яшьләрне дә җәлеп иттек. Безгә агросәнәгать көллияте студентлары килде. Егетләр бик эшчән, тырыш.
Көллият студентлары Эльнар Заһидуллин, Рамазан Баһаутдинов, Альберт Хәйруллин брусчатка салуда эшлиләр: ком төяп алып кайталар, блоклар алып киләләр. Бу җиңелләрдән түгел, әмма аларның дәртләнеп эшләвен тоймый мөмкин түгел.
– Безнең биредә эшлисебез килде, – диләр алар. – Беренчедән, үзебез өчен тәҗрибә туплау бу. Икенчедән, шәһәребезнең матураюын күрү һәм моңа безнең дә өлешебез керүен тою рәхәт.
Берничә елдан алар балаларына бу мәйданны үз куллары белән төзегәннәре хакында сөйләрләр. Чыннан да, төзүчеләрнең эше бик тә үзенчәлекле. Алар яңаны тудыралар, үзгәртәләр, шул рәвешле үзләреннән соң матур эз калдыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев