Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәмзия апа Шәрипова 90 яшендә дә бакчасын үзе карый, тавыклар тота
Гомерендә бик күп югалтулар күргән, әмма сынмаган, сыгылмаган
“Эшләгәнгә эш бәхете биремен” дигән бит Ходай. Рәмзия апаның язмышына да туганнан бирле язылган кул көче белән башкарыла торган физик хезмәт.
– Мин Әгерҗенең Ижевская урамында алты балалы гаиләдә туып үстем. Безнең урамнан ерак түгел “Интернационал” колхозының яшелчә бакчасы бар иде. Кечкенәдән әнә шунда утауда эшләдем. Күбесенчә кәбестә, кишер утадык. Хезмәт хакы өчен дә күп вакытта яшелчәләтә түлиләр иде, – ди искә ала ул балачак елларын.
Хезмәт елларында да авыр физик эш башкарырга туры килә Рәмзия апага. Чөнки күп еллар ашлык хәзерләү пунктында эшли ул. Тегермән дә тарта, вагон да төйи.
– Шул чакта эшләгәннәр хәзер чыга торгандыр инде. Кайчак кул-аякларым сызлаганга чыдап булмый, – дип уфтана.
Заготзернода башкарган хезмәте авыр булса да, нәкъ менә шунда эшләгәндә өйләрен яңарту мөмкинлеге килеп чыгуына бик сөенә ул.
– Яши торган йортыбыз бик иске, тузган иде. Заготзернодан биргән агачлар белән төзекләндергәннән соң яшәрдәй хәлгә китерә алдык. Әле һаман шул йортымда яшим. Дөрес, өемә газ кермәгән, утын ягып җылытам. Шуңа җәем кышка утын хәстәрләп үтә минем. Әле ярый, суым бар. Ризыкны электр плитәсендә әзерлим, – ди. – Үз аягымда йөргәндә, көчем барда үз көнемне менә шулай үзем күреп яшәргә язсын әле. Моңа кадәр кәҗә дә асрадым. Хәзер тавыклар гына тотам инде.
Балачактан калган гадәттер, бакчасын тутырып яшелчәләр дә утырта Рәмзия апа. Аларны үзе карап үстерә.
Һәрвакыт хәлен белеп, булышырга әзер торучы, кирәк икән, кибеттән барлык кирәк-яракны алып кайтучы туганы Адиләгә, аның ире Илшат, энесе Артурга да бик рәхмәтле ул.
– Миңа кылган яхшылыклары өчен Ходай үзләрен зурласын, – дип тели.
90 яше тулган көнне Россия Президенты Владимир Путин открыткасын, район җитәкчелегенең котлавын һәм бүләкләрен тапшырган район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закировага да олы рәхмәтен җиткерде хөрмәтле ветеран. Гомерендә бик күп югалтулар күргән, әмма сынмаган, сыгылмаган өлкән шәһәрдәшебезгә тән сихәте, күңел тынычлыгы, алга таба да якыннарының кайгыртуын күреп яшәвен теләде Резидә Әмировна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев