Райондашларыбыз косметика урлауда гаепләнә
Ижауда Татарстанда яшәүче ике хатын-кыз тоткарланган, алар сатып алучылар кыяфәтендә кибеткә узган һәм, түләмичә, җиңнәренә һәм кесәләренә яшереп, косметика урлап чыгарга теләгәннәр. Урланган товарлар кире кайтарылган, дип хәбәр итә Удмуртия буенча Росгвардия идарәсенең ведомстводан тыш сагы.
Урынга килгән росгвардиячеләр Әгерҗедә яшәүче 29 һәм 33 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган һәм аларны алга таба тикшерү өчен районның полиция бүлегенә китергәннәр.
"Әгерҗе хәбәрләренә" билгеле булганча, хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев