Әгерҗедә яшәүче Филсия–Рафис Усмановлар "Алтын туен" уздырды
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче Филсия–Рафис Усмановлар "Алтын туен" уздырды

Язмышыма мең рәхмәт

Әгерҗедә яшәүче Филсия–Рафис УСМАНОВларның гаилә коруларына 50 ел тулды. Алар икесе дә – тырыш хезмәтләре белән танылган, бәхетне туган җирдә асыл затлар.

ӘЙДӘ, БУ КЫЗНЫ КҮПЕРДӘН ТАШЛЫЙБЫЗ
...Рафис хастаханәгә сукыр эчәккә операция ясатырга кергәч, Филсияне беренче тапкыр тәрәзә аша күреп кала. Иплелеге, тыйнаклыгы йөзенә чыккан яшь шәфкать туташы аның уеннан бер дә чыкмый. Ә танышулары көтмәгәндә була аларның.
–    Ометов урамында яшәдек без. Тимер юл аша салынган күпердән кайтканда каршыга килүче ике яшь егетнең берсе “әйдә, бу кызны күпердән ташлыйбыз“, диде. Ә үзенең күзләре яратып елмая. Шулай танышып киттек, киноларга йөрдек. Бер елдан өйләнештек тә. 9 октябрь булса да, быелгыдай шундый җылы көн иде. Барыбыз да җәйге күлмәктән булдык. Матур башланган гаилә тормышыбыз ярты гасыр шулай гөрләп дәвам итә, – ди Филсия җәмәгатенә ягымлы караш ташлап. 
Депода слесарь булып хезмәт юлын башлаган Рафис тиздән машинист ярдәмчесе, аннан соң машинист була. Кырык бер ел стажлы тимерьюлчы – хезмәт ветераны да. Филсиянең дә стажы 40 елдан артык. Ул да – хезмәт ветераны. Өлкән шәфкать туташы бик күп яшь белгечләрнең остазы да булган. Җәмәгать эшләрендә дә активлыгы белән аерылып торган.

МАТУР ГАИЛӘ ТӨЗҮ СЕРЛӘРЕ 
Бәхетле парга матур гаилә төзү серләре яхшы таныш. Аның берсе – ике якның өлкәннәрен дә чын күңелдән олылау. Филсия әтисез үскәнлектән, каенатасына авыз тутырып әткәй дип дәшә алу бәхетенә сөенеп туя алмый. Каенанасы Рәшидә дә киленен беренче күрүдә үк бик ошата. Филсиянең әнисе дә гомер буе кияү һәм кызының ярдәмен күреп, ихтирамын тоеп яши. Яшьләр башка чыгып, өй салып аерым яшәсәләр дә, картлык көннәрендә Филсия һәм Рафистан кадер-хөрмәт күреп алар йортыннан бакыйлыкка күчәләр. 
Тату гаилә булып матур яшәү серенең бер-береңә хөрмәттә, юл куя белүдә һәм, әлбәттә, яратуда икәнлеген дә беравыздан әйттеләр Усмановлар. Өйнең нурлы, табынның мул булуы хуҗабикәдән, бакчаның тәртиптә, абзарда терлек булуы хуҗадан тора. Усмановларда нәкъ менә шулай. 
– 15 сутый бакчабыз бар. Андагы бөтен авыр эшне Рафис үзе эшли, малны үзе карый, – ди Филсия, җәмәгате белән горурланып. 
Горурланырлыгы да бар. Районда уздырылган автобабай бәйгесендә дә менә өч ел инде беренчелекне беркемгә дә бирми ул. Республикада уздырылганында уңышлы чыгыш ясап та әгерҗелеләрне сөендерә. 74 яшендә дә шахмат ярышларында катнашып, призлы урыннарга лаек булып зиһененең дә шәплеген күрсәтә.
Бәхетле әби-бабай оныкларының укудагы уңышларына сөенеп, аларның үзләре кебек эш сөючән, тырыш һәм итагатьле булып үсүләренә сөенеп гомер кичерәләр.
***
Филсия–Рафис Усмановларны алтын туйлары белән уллары Артур, кызлары Лилия, оныклары Айгөл һәм Диана, туганнары, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре котлады. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина, баш белгеч Лилия Госманова да, тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.

“Операциядән соң күземне ачканда янымда Рафисымның басып торганын күрдем. Авыр чакта иң беренче булып җилкәсен куярдай чын ир бүләк иткәнгә язмышыма һәм тормыш көзен бергәләп каршылардай ышанычлы җәмәгатемә мең рәхмәт!“ – ди Филсия Усманова.
 


Нет комментариев