Әгерҗедә "Второй водопад"ны төзекләндерәчәкләр
Яшәеш

Әгерҗедә "Второй водопад"ны төзекләндерәчәкләр

Эшләр инде башланган

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы 12 беренчел бүлекчәсе Бөтенроссия партиясе үткәргән конкурс нәтиҗәләре буенча социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен акча алачак. Алар арасында Әгерҗе дә бар.

Хәтерләсәгез, партия активистлары яр буйларын, чишмәләрне, скверларны төзекләндерү, фотозона булдыру, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү, күлләрне чистарту, борынгы коеларны торгызу буенча проектларга конкурс игълан иткән иде.

Конкурска тәкъдим ителгән барлык проектлар да район халкы белән фикер алышулар узган - заявка биргәндә нәкъ менә аларның тәкъдимнәре исәпкә алынды. Проектны тормышка ашырганнан соң, аның инициаторлары партиянең төбәк бүлеге алдында хисап тотачак.

"Әгерҗе хәбәрләре"нә билгеле булганча, Әгерҗедә халык телендә "Второй водопад" дип йөртелүче Әгерҗе елгасы яр буе зонасы да төзекләндереләчәк.

Партиянең Әгерҗе җирле бүлекчәсе секретаре Гүзәл Усманова проектны тормышка ашыру өчен 150 мең сум акча җәлеп итү мөмкинлеге турында сөйләде. Әгәр бәйгенең грант акчалары якын арада килсә, проектны тормышка ашыруның беренче этабын август ахырына тәмамлау планлаштырыла. Барлык ниятләрне тормышка ашыруга өстәмә финанслауны төрле чыганаклардан җәлеп итәргә ниятлиләр.

 


Нет комментариев