Әгерҗедә "Ветераннар янәшәдә яши" акциясе узды
Яшәеш

Әгерҗедә "Ветераннар янәшәдә яши" акциясе узды

Безнең бурыч - ярдәм күрсәтү

2020 елның 9 сентябрендә "Көзге игелек атнасы" кысаларында 4 нче мәктәпнең "Җиңү волонтерлары" мәктәп отряды "Ветераннар янәшәдә яши" дигән акция үткәрде.

Акциянең максаты-өлкән яшьтәге кешеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм анда катнашучыларга, инвалидларга ярдәм күрсәтү.

Волонтерлар Роза әби янына кунакка бардылар. Балалар бакчадагы коры үләнне җыештырды һәм хуҗалык буенча булыштылар.


Нет комментариев