Әгерҗедә төзелеш объектларын тикшерделәр
Яшәеш

Әгерҗедә төзелеш объектларын тикшерделәр

Комиссия эшләрнең барышы белән танышты

Бүген Әгерҗе районында капиталь төзелеш һәм ремонт объектларын тикшерү уза.

Район башлыгы Азат Вәлиев җитәкчелегендәге комиссия яңа поликлиниканың, футбол манежының төзелеш мәйданчыгында, 3-нче номерлы мәктәптә булды, шулай ук Гагарин йорты ишегалдында ремонт эшләренең барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, биредә эшләр “Безнең ишегалды” программасы буенча алып барыла.


Нет комментариев