Әгерҗедә террорга каршы чара узды
Яшәеш

Әгерҗедә террорга каршы чара узды

Чараның максаты: терроризмның нәрсә икәнен аңлату

8 сентябрь көнне яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Өмет" үзәге белән берлектә балалар өчен терроризмга каршы чара оештырдылар.

Элина Шамшурина «Террорга дөньяда урын юк» темасына тематик әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең максаты: терроризмның нәрсә икәнен аңлату, үсеп килүче буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру.

Чара барышында балалар теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә өйрәнделәр. Әңгәмәдән соң балалар өчен «Көч һәрберебездә бар» дигән террорга каршы квест әзерләнгән иде.


Нет комментариев