Әгерҗедә Шәһәр көнендә спорт чаралары узды
Яшәеш

Әгерҗедә Шәһәр көнендә спорт чаралары узды

Яшүсмерләр арасында ГТО нормаларын да тапшыручылар бар иде

27 августта Әгерҗедә Шәһәр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә "Орешник" ял паркында спорт чаралары белән старт бирелде. Аэробика һәм кул сугышы секцияләре йөрүчеләрнең чыгышларыннан соң, балалар да, аларнын әти-әниләре дә Яшел фитнеска кушылдылар. Бергәләп физик күнекмәләр ясаү һәркем күңеленә хуш килде.

Шахмат уйнарга яратучылар үзләрен әлеге спорт төрендә дә сынадылар.

Яшүсмерләр арасында ГТО нормаларын да тапшыручылар бар иде.


Нет комментариев