Әгерҗедә парклар һәм скверларны талпаннардан эшкәртә башладылар
Яшәеш

Әгерҗедә парклар һәм скверларны талпаннардан эшкәртә башладылар

Эшләрнең дәвамлылыгы һава торышына бәйле булачак

Бүген, 4 майда, Әгерҗедә парклар, скверлар һәм җәмәгать урыннары талпаннардан эшкәртү башланды.

- Эшләрнең дәвамлылыгы һава торышына бәйле булачак, әмма, узган еллар тәҗрибәсенә караганда, май уртасына эшкәртүне төгәлләргә тиешләр, - дип билгеләп үтәләр ведомствода.

Табиблар сүзләренчә, талпан энцефалитыннан иң нәтиҗәле яклау булып прививка санала.

Ә талпан тешләмәсен өчен, катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәргә кирәк: урманга барып кайтканда максималь ябык кием кияргә, бөҗәкләрне куркыту өчен репеллентлар кулланырга, вакыт-вакыт кием һәм тиредә талпаннар булу-булмавын тикшерергә онытмагыз.

Талпан тешләгәндә кичекмәстән Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итегез.

 


Нет комментариев