Гореф-гадәтләребезне искә алдылар
Быел Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел, Россиядә мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан район үзәк китапханәсендә күркәм чара - “Илаһи көч бу – көйләрдә” дип исемләнгән мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе үтте.
Чарада Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкарим хәзрәт Гыйззәтуллин, китапханә хезмәткәрләре Фердания Сәлиигәрәева, Дамира Гәлләмова, чакырылган кунаклар Саимә Яппарова, Гөлзирә Бәшәрова, Вәсилә Хәкимова, Алсинә Вәлиева, Гөлсинә Миннеханова, Зөлфия Шәмсетдинова катнашты.
Нет комментариев