Әгерҗедә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ республика акциясе кысаларында бәйрәм чарасы узды
Яшәеш

Әгерҗедә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ республика акциясе кысаларында бәйрәм чарасы узды

Мәктәп тормышына – күңелле старт

Балалар иҗат йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!“ республика акциясе кысаларында бәйрәм чарасы узды. Анда әти-әниләре белән Бима, Күләгеш, Кадыбаш һәм шәһәр мәктәпләренә беренче сыйныфка баручы балалар катнашты.

Чарага килүчеләрне бәйрәмчә бизәлгән залда күңелле музыка һәм әкият геройлары каршы алды. Биредә аэробика түгәрәгенә йөрүчеләр флешмоб күрсәткәч, булачак беренче сыйныф укучыларын Мальвина, Буратино һәм Белмәмеш Балалар иҗат йортындагы биш станциягә чакырды. Винтик-Шпунтик, Мурзилка, Фиксик, Осталар шәһәрчеге, Спортландия станцияләрендә аларны биредә эшләүче педагоглар каршы алды. Балалар аларда табышмакларга җаваплар эзләде, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, робот төзеде, аппликация һәм рәсемнәр ясады, уеннарда катнашты.

Булачак беренче сыйныф укучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев бәйрәм белән котлап яхшы укучылар булуын теләп бүләкләр тапшырды. Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина балаларга сыйфатлы белем алу өчен бөтен шартлар тудырулары турында сөйләде һәм аз керемле гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары алырга ярдәм иткән барлык оешма җитәкчеләренә, депутатларга рәхмәтен белдерде. Эшмәкәрләр исеменнән шәһәр чәчтарашларының берсе җитәкчесе Ринат Мусин котлап, балаларга сертификатлар тапшырды.

– Мин өч бала әнисе. Икенче улым Иван быел мәктәпкә бара. Бүген станцияләрдә балаларыбызга булышып, үзебез дә балачакка кайткандай булдык. Валентина Федорова җитәкчелегендә педагоглар гомергә истә калырдай күңелле бәйрәм оештырганнар, – диде әгерҗеле Елене Разуваева.

Бимадан килгән әтисе белән килгән Саша Яркеев бәйрәм башланганчы ук килеп Балалар иҗат йортындагы кабинетларда булган.

– Әгерҗедәге бу мәһабәт бинаны, балаларга шөгыльләнү өчен искиткеч шартлар булуын үз күзләребез белән күрдек. Биредә шөгыльләнүче балаларның биюләрен сокланып карадык. Рәхмәт безне бирегә алып килгән Бима мәктәбе директоры Марина Миликановага, – диделәр әтиле-уллы Михаил-Александр Яркеевлар.

Аз керемле гаиләләрдән 2-11 сыйныфка баручы укучылар да райондагы оешма җитәкчеләре тарафыннан әзерләнгән мәктәп кирәк-яракларына ия булачак. Алар бу бүләкне “Беренче кыңгырау“ бәйрәмендә алачак.


Нет комментариев