Әгерҗедә логистик үзәк төзелеше проекты хупланды
Яшәеш

Әгерҗедә логистик үзәк төзелеше проекты хупланды

Утырышны Рөстәм Миңнеханов үткәрде

Татарстан Республикасы Инвестицион советының беренче утырышында дүрт проект, шул исәптән Әгерҗе шәһәрендә логистик сәнәгать паркын төзү проекты да уңай бәяләнде.

Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Видеоконференция режимында узган утырышка республиканың барлык районнары да кушылды.

Әгерҗе шәһәрендә логистик сәнәгать паркын төзү проекты турында «ЗУР» ҖЧҖ директоры Марат Шәфигуллин сөйләде. Инде хәбәр итүебезчә, инвестор тимер юл вагоннарын эшкәртүне, тимер юл составларын формалаштыруны, вагоннарны карауны һәм әзерләүне күздә тота. Сәнәгать мәйданчыгы хезмәтләренә Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре (ТАНЕКО, ТАИФ, Түбән Кама нефть химиясе, Менделеевсказот), шулай ук күрше регионнар предприятиеләре тарафыннан ихтыяҗ булачак.

Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев белдергәнчә, әлеге проект безнең район өчен бик мөһим һәм Әгерҗе шәһәре һәм район икътисады үсешенә көчле этәргеч булып торачак.


Нет комментариев