Бөек Җиңү көне уңаеннан
Әгерҗедә “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан 300 нарат үсентесе утырттылар. Чарада "Форпост" активистлары, учреждение, оешма һәм ведомстволар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Шулай итеп, Әгерҗедә күп балалы гаиләләр өчен яңа микрорайон янәшәсендә яшь үсентеләрдән яңа аллея барлыкка килде.
Әгерҗе урманчылыгының җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов бу акциянең традициягә әйләнүен һәм әһәмиятен ассызыклады. "Акция инде беренче ел гына узмый, аның кысаларында бөтен дөньяда дистәләгән миллион агач утыртылды инде. Төп бурычыбыз-сугыш геройларын искә алу: яшь үсентеләр геройларга мәңгелек хәтерне символлаштыра", - дип сөйләде ул.
Район башкарма комитетының баш белгече Татьяна Харисова бу акциядә беренче ел гына катнашмый икән.
«Мин бу нарат аллеясе үсеп, район халкын сөендерер дип ышанам, ә иң мөһиме, бу аллея барыбызга да безнең хөрмәтле ветераннарыбызның каһарманлыгы һәм җиңүе турында искә төшереп торачак», – ди ул.
Килешми мөмкин түгел. Бүгенге агач утырту-җирдә үз эзеңне калдыру һәм яраткан шәһәребезгә тагын бер матурлык һәм илһам чыганагы почмагы бүләк итү өчен менә дигән мөмкинлек бирде.
Нет комментариев