Әгерҗедә Гашыйклар көненә багышланган чара узды
Яшәеш

Әгерҗедә Гашыйклар көненә багышланган чара узды

Рәхәтләнеп күңел ачтылар

Яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм "Әгерҗе яшьләре" төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары Әгерҗедә яшәүчеләр өчен Боз сараенда "Love story" романтик кичәсе үткәрделәр. Бәйрәм Изге Вәли көне уңаеннан оештырылды.

Кичә кунаклары дуслары һәм якыннары белән күңел ачтылар, тимераякта шудылар һәм бик күп якты һәм уңай эмоцияләр алдылар, дип хәбәр итә оештыручылар.


Нет комментариев