Әгерҗедә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды
Яшәеш

Әгерҗедә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды

Күргәзмә "Яшьлек" паркында узды

Бүген чираттагы җәйге уку залы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. "Яшьлек" скверында китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга «Заманча хатын-кыз энциклопедиясе» дигән китаплар сериясе ошады.

Балалар өчен «7Я» интеллектуаль уены үткәрелде, конкурсларның берсе - «Теләкләр ромашкасы» уены булды. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук балалар журналларының яңа чыгарылышлары белән таныштылар.

Моннан тыш, үзәк китапханә абонементында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Укучыларга гаилә, балалар тәрбияләү, өй учагы турында әдәбият тәкъдим ителде.


Нет комментариев