Алар район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда концерт куйдылар
Бүген 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме. Әгерҗедә көнозын бәйрәм чаралары гөрли. Көндезге сәгатьләрдә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда сәнгать мәктәбе укучылары һәм педагоглары райондашларга һәм кунакларга бәйрәм концерты бүләк иттеләр. Сугыш чоры һәм сугыштан соң иҗат ителгән җырлар күңел кылларын тибрәтте. Бу моңлы да, дәртле җырлар яңгыраганда аларга кушылып җырлаучылар да күп булды.
Сугыш чоры көйләрен төрле уен коралларында уйнап күрсәттеләр укучылар. Кашыкчылар ансамбле чыгышы да көчле алкышларга күмелде. Биюче малай-кызларның чыгышлары бәйрәмнең матур бизәге булды.
– Бөек Ватан сугышы елларында сәнгать осталары бәрелешләр тынып торганда концерт куйганнар. Батырларның даны мәңгелек. Без ул каһарманнар турында, алар күрсәткән батырлыкларны буыннан-буынга тапшырырга бурычлы, – диде концертны алып барган сәнгать мәктәбе директоры Ирина Сәйфуллина.
Нет комментариев