Машина Екатеринбургтан кайткач юкка чыккан
Июнь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә җинаятьләр, административ хокук бозулар турында 357 хәбәр алынган.
Шулардан:
сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу – 1,
чит милекне урлау – 5,
мошенниклык – 3,
автомобиль урлау – 1,
аңлы рәвештә милеккә зыян салуның 1 очрагы теркәлгән.
Шулай ук 27 кеше вакытсыз вафат булган, 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 6 янгын чыккан.
Халык арасында шау-шу тудырганы автомобиль урлау очрагы булды.
5 июньдә бүлеккә Ижауда яшәүче гражданин С.дан гариза керде. Ул "TOYOTA FORTUNER" автомобилен урлаган билгесез затны җинаять җаваплылыгына тартуны сораган. Автомобиль иртәнге сәгать 6да Екатеринбургтан кайткач юкка чыккан. Җинаять ачылды.
Ххх
Бу айда шәхси состав “Уылдык“, “Игътибар – балалар“ оператив-профилактик чараларда, “Наркотиксыз тормыш“ республика акциясендә, “Яшүсмер–2020“, “Урман ташу“ операцияләрендә катнашты, дип хәбәр итә Россия Эчке элшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча штабы.
Нет комментариев