Әгерҗе зиратында – өмә
Яшәеш

Әгерҗе зиратында – өмә

Бүген Әгерҗенең иске татар зиратында беренче язгы өмә узды.

Кардәшләребез иртәнге сәгатьләрдә үк эш кораллары белән иске татар зиратына килделәр. Алар арасында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин да бар иде.

  • Зиратны  күңел көзгесе дип юкка гына әйтмиләр. Зиратларыбыз чиста булса, үзебезнең дә күңел тыныч булыр, мәрхүмнәребез дә рәнҗеп ятмас, – дип мондый өмәләрдә актив катнашырга өндәде Ришат Тимерович.

Габделкәрим хәзрәт әлеге саваплы эштә катнашкан кардәшләребезнең изге гамәлләре үзләренә савап булып кайтуын теләде.

Мондый өмәләр хәзер атна саен булачак. Һәр шимбәдә иртәнге сәгатьләрдә әлеге изге гамәлгә сез дә кушыла аласыз,  хөрмәтле әгерҗелеләр.   


Нет комментариев