Әгерҗе районы ЗАГС идарәсендә бер төркем яшь әниләргә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды.
Бу көнне Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова кулыннан сигез әни әлеге сертификатларны алды.
- Балаларыгызны тигез гаиләдә, акыллы, тәүфикълы итеп үстерергә язсын, – дип теләде Зөлфия Шамил кызы.
Сүз уңаеннан: 2019 елда Ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, әни кешенең тупланма пенсиясен формалаштыруга, инвалид балаларны җәмгыятькә социаль җайлаштыруга тотарга мөкин. Тагын бер мөмкинлек – ана капиталыннан айлык түләүләр алып тору.
Нет комментариев