Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районының участок вәкиле өчен тавыш бирик

“Халык участок вәкиле” Бөтенроссия бәйгесенең икенче этабы башланды. Ул 16 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Әгерҗе районыннан икенче этапка полициянең өлкән участок вәкиле Айдар ГАЛИУЛЛИН чыкты. Хөрмәтле әгерҗелеләр! Аңа үз тавышыбызны бирергә ашыгыйк.

Тавыш бирү өчен түбәндәге гамәлләрне башкарырга кирәк:

ТР Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтына кереп “Халык участок вәкиле” баннерын сайлыйбыз, аннан тексттан 16.МВД.РФ сүзләрен табып басабыз. Участок вәкилләренең фотолары пәйда була. Үзебезнең район участок вәкилен табып “тавыш бирергә” дигәнгә басарга, аннан социаль челтәрләр аша (Вконктаке, Одноклассники, Facebook) авторизация үтеп, кабат участок вәкиленең фотосына басарга кирәк (фото һәм участок вәкиленең анкетасы барлыкка килә). Фотодагы “символ”га басканнан соң тавыш бирү тәмамлана. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев