Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы – иң артта
Яшәеш

Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы – иң артта

Төп бурычлар билгеләнде

Чәршәмбе көн Казанда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы узды. Аның эшендә район башлыгы Азат Вәлиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, идарә белгечләре катнаштылар.

Утырыш барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алдынгыларны һәм артта калган районнарны атады. Артта калучылар исемлегендә Әгерҗе районы да бар.

Безнең район рейтингта иң арткы – 43 урында бүген. Моның төп сәбәпләре – бөртеклеләр уңышының түбән булуы, мөгезле эре терлек һәм сыерларның баш саны күпкә кимү, шуның нәтиҗәсендә терлекчелек өлкәсендә ит һәм сөт күрсәткечләре түбән тәгәрәү, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәт хакы өч-дүрт айга тоткарланып бирелү.

Дилүс Гатауллиннан әлеге вәзгыятькә карата аңлатма бирүен сорадык.

– 2019 елда безнең район республика рейтингында 32нче урында иде. Соңгы ике елда төп инвестор “Ак Барс Холдинг“ компаниясенең III һәм I филиалларда эшчәнлеген туктатуы аркасында, мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар саны кискен кимеде. Шул сәбәпле, сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләре дә түбән тәгәрәде. Басуларда эшкәртелми һәм чәчелми калган җир мәйданнары артты. Бу, үз чиратында, иген уңышының да түбәнәюенә китерде. Әлбәттә, районда җир, терлекчелек биналарын сатып алып, үз эшләрен башларга теләк белдерүчеләр бар. Әмма әлеге биналар һәм җирләр инвесторда залогта булганлыктан, аларны рәсмиләштерү мөмкинлеге юк. Шунлыктан, фермерлар Хөкүмәт программаларында да катнаша, субсидия дә алалмыйлар.

Алга таба безнең төп бурыч – биналар һәм җирләрне залогтан азат итү, районга көчле инвестор китертү. Чәчүлек мәйданнарын арттыру һәм туфракны агротехник таләпләрне үтәп эшкәртү, мегафермада, бүлекчәләрдәге фермаларда мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар һәм буаз таналар санын арттыру.


Нет комментариев