Әгерҗе районында югалган ир-атны тапканнар
Яшәеш

Әгерҗе районында югалган ир-атны тапканнар

11 гыйнварда ук югалган иде

Әгерҗедә югалган Альберт Галиәхмәтовны исән-сау килеш тапканнар.

"Әгерҗе хәбәрләренә" аның туганнары сөйләвенчә, ир-ат 11 гыйнварда ук югалган. Якыннары шунда ук социаль челтәрләрдә эзләү турында постлар тараткан.

Бәхеткә, барысы да уңышлы тәмамланды, ир исән-сау килеш табылган. Аның кайда һәм ни сәбәпле юкка чыгуы турында хәбәр ителми.


Нет комментариев